"Зур үзгәреш" һәр балада булган сәләт һәм талантны күрсәтергә ярдәм итә" - Владимир Путин

2021 елның 10 июле, шимбә

РФ Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында 5-7 нче сыйныф укучылары - «Зур үзгәреш» конкурсы финалистлары белән очрашты, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы. Ул проект Россиянең эре шәһәрләре һәм илнең кечерәк торак пунктларыннан 2,5 млн га якын яшь гражданын берләштерде дип билгеләп үтте.

Хәзерге заман яшьләренең талантлы, ачык һәм битараф түгелләр икәнлеген әйтте, шулай ук,  балаларга, аларның педагогларына һәм остазларына, әти-әниләренә рәхмәт белдерде.

Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә “Мәгариф”илкүләм  проекты кысаларында уза.

Быел  анда беренче тапкыр 5-7 нче сыйныф укучылары да катнаша.

Конкурс сынауларының беренче этаплары дистанцион рәвештә узды. Онлайн-уен форматында укучылар конкурсның 12 юнәлеше буенча биремнәр башкардылар . Финал сынаулары “Артек” Халыкара балалар үзәгендә үткәреләчәк, анда 600 кеше катнашачак.

Бәйгедә 300 бала җиңүче булачак. Сентябрьдә  аларны Мәскәүдән Владивостокка кадәр "Большая перемена" поездында  сәяхәт көтә

Конкурста барлыгы 2,5 миллионнан артык мәктәп укучысы һәм көллият студентлары катнашты, шуларның  1 129 083е  5-7 сыйныф укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International