Яңа уку елын Татарстанның Кайбыч районы Зур Подберезье авылы мәктәбе укучылары «Үсеш ноктасы» үзәге эше шартларында башлаячак. Мондый мөмкинлек "Мәгариф" илкүләм проектының "Заманча мәктәп" федераль программасы ярдәмендә барлыкка киләчәк.
Районда мондый үзәкләр Олы Кайбыч һәм Хуҗа Хәсән мәктәпләрендә ачылган иде.
Зур Подберезье авылы мәктәбе директоры Фәнзилә Биктимерова булачак үзәкнең бүлмәләре яздан ук билгеләнде, бүгенге көнгә инде сыйныф бүлмәләрен әзерләү төгәлләнде, диде. “Булачак үзәкнең укытучылары- физика, химия һәм биология укытучылары, махсус әзерлек узалар. «Заманча мәктәп» проекты шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасында белем бирү шартларында аерманы киметүгә юнәлдерелгән», - дип билгеләп үтте уку йорты җитәкчесе.
Зур Подберезье мәктәбе укучылары һәрвакыт яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Химиядән БДИ нәтиҗәләре буенча, мәсәлән, быел уртача балл 73 булган.
Киләсе елга мондый үзәкләрне Федоровское һәм Чүти мәктәпләрендә ачу планлаштырыла.
Илкүләм проектлар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.