Россия Федерациясенең 28 субъектында яңа мәктәпләр төзелешенә бүген якынча 43,5 млрд сум бүлеп бирәчәкбез, быел төбәкләр 21 млрд. алачак. Калганы алдагы ике елда биреләчәк», - диде Михаил Мишустин.
Премьер-министр балалар заманча һәм уңайлы биналарда белем алсын өчен шартлар тудырырга кирәк, диде
“Укучыларның белем бирү учреждениесенә бару өчен уңай мөмкинлекләр тудыру мөһим. Сүз, барыннан да элек, авыл җирлеге турында бара. Президент кушуы буенча Хөкүмәт ел ахырына кадәр Россия Федерациясе субъектлары өчен 4100 мәктәп автобусы сатып алачак. Моңа 10 млрд сумга якын акча бирәбез”, - диде Хөкүмәт башлыгы.