WorldSkills Russia - 2021 чемпионатының финалы августка планлаштырылган

2021 елның 9 июле, җомга

Чемпионатта Россиянең барлык төбәкләреннән дә  вәкилләр катнашачак, аларга дистанцион режимда БДБ һәм Азия-Тын океан төбәге илләреннән конкурсантлар һәм экспертлар кушылачак.

Алар җиде блокка бүленгән 105 һөнәри компетенциядә үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Финалның эшлекле программасы 26 августтан 28 августка кадәр "Торатау" конгресс-холлында узачак. Тематик сессияләр кысаларында спикерлар һәм экспертлар алдагы киләчәктә  һөнәри белем бирү системасында очраячак мәсьәләләр турында фикер алышачак. Пленар утырыш узган тугыз ел эчендә хәрәкәт казанышларын һәм эшчәнлек нәтиҗәсен бәяләүгә багышланачак. Чемпионат мәйданчыкларында килүчеләр үзләрен төрле компетенцияләрдә сынап карый алачак.

Беренче тапкыр Башкортостан Республикасының 5-11 нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү комплекслы мәйданчыгы тәкъдим ителәчәк. Балаларга дүрт профильле маршрут тәкъдим ителәчәк: «Креатив һөнәр һәм мәгариф», «Җитештерү, инженерия һәм цифрлы технологияләр», «Хезмәт күрсәтү өлкәсе», «Төзелеш технологияләре».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International