Бөтенроссия онлайн-чыгарылыш көнендә укучыларны артистлар һәм спортчылар котлады

2021 елның 9 июле, җомга

25 июньдә үткән «Выпускной - 2021» Бөтенроссия онлайн-бәйрәме бөтен ил укучыларын һәм укытучыларын берләштерде. Трансляция "Выпускной2021" порталында (сылтама - выпускник21.рф) Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган иде. Тамашачылар күренекле уйлап табучыларны, спортчыларны, конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләрне, Россия хәрәкәте активистларын күрделәр. Онлайн-трансляцияне  1 миллионнан артык кеше карады.

Илебезнең мәгариф министры Сергей Кравцов; А.П.Чехов исемендәге МХТ актеры, режиссер Константин Хабенский; театр һәм кино актеры Павел Деревянко; Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, җырчы, җәмәгать эшлеклесе Диана Гурцкая; гражданлык авиациясе пилоты Дамир Йосыпов; телевидение алып баручысы, модель Оксана Фёдорова һ.б. укучыларны сәламләделәр  һәм теләкләрен җиткерделәр.

Укучылар шулай ук онлайн-викторинада катнаштылар һәм илнең төрле төбәкләрендә яшәүче яшьтәшләренең казанышлары турында сюжетлар карадылар. Мәсәлән, Кемерово шәһәренең 92 нче мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы, уйлап табучы, КузГТУ каршындагы "УникУм" фәнни иҗат үзәге әгъзасы Вадим Санников укучыларының халыкара тикшеренү һәм инженерлык проектлары конкурсында җиңүе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International