Яшь геологларның кыр олимпиадасы ачылды

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

12 июльдә Әлмәт районында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин катнашында яшь геологларның VII республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасы узачак. Олимпиада 11 июльдән 17 июльгә кадәр “Кояшлы” балаларны савыктыру лагере базасында уза.

Олимпиадада катнашу өчен гомуми белем бирү оешмалары арасыннан 31 команда теркәлгән. Агымдагы елда олимпиадада катнашучыларның гомуми саны – укучылар  248  һәм  команда җитәкчеләре 54.

Олимпиадада геологик ярышлар, геологик конкурслар һәм мәдәни чаралар үткәрү күздә тотыла.Геологик ярышлар яшь геологларның геологиянең төрле бүлекләре буенча белемнәрен бәяләү өчен уздырыла.

Геологик ярышларның «Геологик маршрут»,«Геологик кисемтә», «Палеонтология», «Минералогия һәм петрография», «Гидрология», «Радиометрия», «Иминлек техникасы нигезләре», «Нефть геологиясе һәм башка төрләрен үткәрү планлаштырыла. Шулай ук, түбәндәге геологик конкурслар уздыру күздә тотыла: «Геология һәм без», «Фотография», «Рәсем», «Таштан әйберләр ясау».

Олимпиадада җиңүчеләр гомумкоманда һәм шәхси зачетларда билгеләнә.

Агымдагы елда олимпиадада иң югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр яшь геологларның XIII Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында (Екатеринбург шәһәре) катнашачаклар.

Олимпиада үткәрү чорында  коронавирурс инфекциясе таралуны кисәтү һәм саклык чаралары күреләчәк.

Татарстанда балалар геологик хәрәкәтенә зур игътибар бирелә,   ул кырык елдан артык гамәлдә.

Хәзерге вакытта республиканың яшь геологлар җыелма командасы Россиянең иң яхшы командаларының беренче өчлегенә керә.

2014 елдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен мәктәп укучылары арасында республика геологик олимпиадасы уздырыла.  Кышын мәктәп, муниципаль, республика (теоретик һәм лаборатория) турлары үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International