"Зөя калкулыклары" спорт- сәламәтләндерү комплексында "Президент академиясенең җәйге кампусы" халыкара мәгариф форумында катнашучылар җыелды. Кампусны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Илсур Һадиуллин һәм башкалар катнаша.
Төрле илләрдән 180нән артык студент биредә ике атна үткәрәчәк. Аларны лекцияләр һәм мастер-класслар, әйдәп баручы экспертлар чыгышлары, актив команда эше көтә. Оештыручылар мәдәни программа турында да онытмаган.
Иң мөһиме - катнашучыларның сәламәтлеге, шуңа күрә кампус территориясенә ике ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәләре белән генә эләгергә мөмкин иде.
" Барлык катнашучыларга уңышлар телим һәм вакытны күңелле һәм файдалы үткәрерсез дип өметләнәм! "- диде кампус директоры Наталья Демидова.