БДИ-2021 өстәмә чоры башланды

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

2021 елның 12 июленнән 17 июленә кадәр БДИ һәм ДВЭ-11 өстәмә чоры үткәрелә.

12 июльдә: география, әдәбият, чит телләр (телдән), биология, тарих.

13 июльдә : рус теле.

14 июльдә : җәмгыять белеме, химия, физика, чит телләр (язмача), математика (профильле дәрәҗә), информатика һәм ИКТ (К-ЕГЭ).

Барлык уку предметлары буенча резерв - 2021 елның 17 июле.

Өстәмә чорда Татарстанда 24 катнашучы БДИ тапшырырга ниятли. 17 июльдә 2 катнашучы математика буенча ГВЭ-11 не яңадан тапшыруга кертелде.

Имтиханнар 10.00 сәгатьтә башлана.

Имтиханга килүчеләр паспорт һәм кара гель ручка алалар.  БДИ нәтиҗәләрен чыгарылыш сыйныф укучылары үз мәктәпләрендә 27 июльдән дә соңга калмыйча белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International