Яңа уку елында Казан югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре бюджет урыннары санын сизелерлек арттырды. Югары уку йортларында бу күрсәткеч 20% ка арткан, ә көллиятләрдә бюджетчылар өчен 1 мең яңа урын өстәлгән. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова китерде.
"Быел бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга бюджет урыннары саны сизелерлек артты. 2021-2022 уку елына Казанның 30 югары уку йортында 17 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу бер ел элек булганнан 20 процентка күбрәк", - дип хәбәр итте докладчы.
Сәгыйтова, быел 200 гә якын бюджет урынын дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары алды, дип өстәде. Бюджет урыннары саны буенча топта КФУ, КНИТУ (КХТИ) һәм КДЭУ бар.
"Һөнәри белем бирү оешмаларында яңа уку елына якынча 5 мең бюджет урыны бүлеп бирелгән, бу узган елгы күрсәткечләрдән 1 меңгә артык. Мондый урыннар иң күбе Казан медицина көллиятендә (600 урын) бирелгән. Икенче урында Казан төзелеш көллияте (503 бюджет урыны), өченчедә - Казан авиация-техника көллияте (400 урын)”, - дип, мәгълүматлар белән бүлеште башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Гүзәл Сәгыйтованың сүзләренә караганда, абитуриентларның аеруча популяр белгечлекләре - әзерлекнең инженер-техник юнәлеше һәм табигый фәннәр.