Татарстанда 2020 ел белән чагыштырганда БДИның 100 балл җыючылар саны 17 гә артты

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Бүгенге көндә Татарстанда йөз баллы нәтиҗәләр 256, шуларның 236сы - бу уку елын тәмамлаучыларның, - диде Мәгариф һәм фән министры - 100 баллга бәяләнгән имтихан эшләре саны арта бара».

Һадиуллин ассызыклаганча, бу күрсәткеч буенча Татарстан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Түбән Новгород өлкәсе һәм Краснодар крае белән беррәттән Россиядә  лидер төбәкләре төркеменә керә.

«Рус теле, информатика, әдәбият, химия, биология, география буенча йөз баллчылар саны арта. 2015 елдан башлап беренче тапкыр безнең чыгарылыш укучылары инглиз теле буенча 6 укучы  йөз балл җыйды. - дип билгеләп үтте министр.

Татарстанда БДИның төп чорында бер предмет буенча 234 кеше 100 балл җыйган, шуларның 20 се узган елгы  чыгарылыш сыйныф укучылары һәм быелгы чыгарылыштан 214 укучы.

Һадиуллин билгеләп үткәнчә, 200 баллны (ике фән буенча) быел 11 укучы алган. 2019 елда 10 укучы ике йөз балл җыйган , ә 2020 елда - 17.

Республикада югары балл җыючыларның өлеше 26,5% тәшкил итә. Югары Ослан районында иң югары күрсәткечләр - 44,7%. Моннан тыш, Әтнә районында югары балл җыючылар аз түгел - 43,88%, Саба районында - 34,5%, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында - 31,4%, Бөгелмә районында - 31,21%, Яр Чаллыда - 30,61%, Лениногорск районында - 30,2%, Яшел Үзән районында - 28,7%, Балтач районында - 28,62%, Минзәлә районында - 28,57%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International