Россиядә мәгариф проектларында катнашучыларга путёвкалар өчен 2 млрд сум бүлеп бирелгән

2021 елның 13 июле, сишәмбе

РФ Хөкүмәте "Россия - мөмкинлекләр иле" мәгариф проектларында катнашучылар өчен турпутёвкаларга ике миллиард сум бүлеп бирде, дип яза ТАСС,  премьер-министр Михаил Мишустинга сылтама белән.

Оператив киңәшмәдә ул быел бу акчага ил эчендә әлеге проектларда катнашучы  50 меңгә якын  кеше ял итә алачак, диде. Министрлар Кабинеты башлыгы сүзләренчә, бу алар өчен яхшы бүләк булачак һәм эчке туризмны үстерүгә ярдәм итәчәк.

Россия территориясендә сәяхәт итү өчен бик күп матур урыннар бар: Алтай, Байкал, Карелия, Камчатка һәм башкалар. "Мин инде безнең көньяк төбәкләр турында әйтмим дә ", - дип өстәде премьер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International