Әлмәт районында яшь геологларның VII Республика кыр олимпиадасы старт алды

2021 елның 13 июле, сишәмбе

12 июльдә Әлмәт районында яшь геологларның «Геология - җир һәм җир турындагы фән» VII республика кыр олимпиадасы ачылды. 11 июльдән 17 июльгә кадәр “Кояшлы” балаларны савыктыру лагере базасында Татарстанның балалар-яшүсмерләр геологик хәрәкәтендә катнашучылар җиңүче исеме өчен көрәшәчәк.

Катнашучыларны ТР Премьер-министры урынбасары, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм башка мөхтәрәм кунаклар сәламләде.

Олимпиада 2014 елдан  алып ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Татнефть» компаниясе ярдәмендә уздырыла.

Быел олимпиадада 31 команда  катнаша. Агымдагы елда олимпиадада катнашучыларның гомуми саны - 248 укучы һәм 54 е җитәкче.

Олимпиадада җиңүчеләр гомумкоманда һәм шәхси зачетларда билгеләнә. Олимпиадада иң югары нәтиҗәләргә ирешкән яшь геологлар Екатеринбургтагы XIII Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International