Татарстанда БДИның уртача баллы Россиянең уртача күрсәткеченнән югарырак

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

“БДИның уртача баллы узган ел белән чагыштырганда берничә фәннән артты”, - диде ул.

Мәсәлән, рус теле буенча БДИда уртача балл 0,06 га, профильле математика буенча - 1,99 га, химия буенча - 3,55 баллга, информатика һәм ИКТ буенча - өч баллга, биологиядә - 0,82, географиядә - 0,57, инглиз теленә - 2,68, француз теленә - 2,39 баллга, кытай теленә - 18,5 баллга арткан. «Быел кытай телен 19 нчы гимназиядән һәм Казанның 132 нче мәктәбеннән ике укучы тапшырды. Аларның уртача баллы 95», - дип билгеләп үтте министр.

Шул ук вакытта, физика буенча уртача балл 0.63кә , тарих буенча 2,52 кә, җәмгыять белеме буенча 1,79 га, әдәбият буенча 2,8 гә һәм немец теле буенча 1,99 га кимегән.

Рус теле буенча БДИда Әтнә районы чыгарылыш сыйныф укучылары иң югары нәтиҗәне күрсәттеләр, аларның уртача баллы - 82,9, икенче урында - 79,5 балл белән  Бөгелмә районы. Ә  Әлки районы чыгарылыш укучыларының иң түбән нәтиҗә - 65,6.

Профильле математика буенча БДИда Әтнә районы чыгарылыш укучылары иң югары нәтиҗәләргә ирештеләр, анда уртача балл - 73,57, Саба районында уртача балл - 70,65. Бу фән буенча иң түбән баллны Буа районы алды - 54,9.

Җәмгыять белеме буенча да БДИда иң югары нәтиҗәләрне Әтнә районы  укучылары күрсәтте, аларның уртача баллы - 74,33, Балтач районында - 72,1. Ә Кама Тамагы районы чыгарылыш укучыларында түбән нәтиҗә - 51,63 балл.

Физика һәм информатика буенча имтиханнарда югары балларны Әгерҗе районы чыгарылыш укучылары җыйды - 93, шулай ук Әтнә районы - 90. Иң түбән нәтиҗәне Апас районы чыгарылыш укучылары күрсәтте - 56,33.

Инглиз теле буенча БДИны Чирмешән районы чыгарылыш сыйныф укучылары барысыннан да яхшырак тапшырдылар – аларда  уртача балл 94 кә җитте.

"Бу районнар рейтингы түгел. Без бары тик  БДИ да югары балл җыйган  муниципалитетларны күрсәтергә телибез ", - дип аңлатты Хадиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International