Татарстанда чыгарылыш укучыларының 3,6%ы БДИда минималь бусаганы уза алмады

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Татарстанда БДИ баллары буенча минималь бусаганы үтә алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өлеше 3,56% тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

"Уку предметлары буенча минималь бусаганы үтмәгән БДИ катнашучылары саны да күп. Химия, биология һәм җәмгыять белеме буенча минималь бусаганы үтә алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өлеше уртача республика күрсәткеченнән югарырак. Уңайсыз нәтиҗәне үзгәртеп җибәрергә яки предмет буенча җитәрлек дәрәҗәдә югары нәтиҗәне киләсе елда гына яхшыртырга мөмкин булачак", - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, рус теленнән БДИ нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булмаган 12 кешенең дүртесе - агымдагы елны тәмамлаучылар. Алар рус телен мәҗбүри предмет буларак яңадан тапшыруга кертелде, дип өстәде спикер.

Һадиуллин искәрткәнчә, быел аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары бер мәҗбүри предметтан - БДИ формасында рус теле, яки ике предметтан - рус теле һәм математикадан - дәүләт имтиханы формасында уңай нәтиҗә алырга тиешләр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International