15 июльдән 1 ноябрьгә кадәр мәктәп яшендәге балалар булган барлык Россия гаиләләре бер тапкыр 10 мең сумга гариза бирә алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган кагыйдәләрдә хәбәр ителә.
Уку елы башланырга алты яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары, уллыкка алучылары, опекуннары яки попечительләре түләүгә дәгъва итә алачак. Шулай ук, төп гомуми белем бирү программалары буенча мәктәпләрдә яки интернатларда белем алсалар, 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге инвалидлыгы булган кешеләр пособиене сорап мөрәҗәгать итә алачак.
Акчалар 16 августта ук түләнә башлаячак. Кабминда әлеге түләүләр гаиләләргә ярдәм итүнең башка чараларын билгеләгәндә исәпкә алынмаячак, дип аныкладылар.
Әлеге пособие Россия Президенты Владимир Путин указы буенча кертелде.