ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы: ТДИ нәтиҗәләре республиканың 2019 елгы күрсәткечләреннән түбәнрәк булды

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Татарстанда быел тугызынчы сыйныфларны тәмамлаучыларның гомумдәүләт имтиханнары нәтиҗәләре 2019 елгы республика күрсәткечләреннән түбән булды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренчә, 2019 ел белән чагыштырганда рус теле һәм математика буенча уртача бәя 0,17 һәм 0,38 баллга кимегән.

"Без ТДИны объектив тапшыруны тәэмин итеп, контрольне көчәйттек. Иң мөһиме, балалар тугызынчы сыйныфта имтиханнарны начар тапшырсалар, 11 нче сыйныфта алар БДИны тапшырмаячакларын аңлый башлыйлар. Шуңа күрә БДИ һәм ТДИ тапшыруга әзерлекне 10 нчы һәм 11 нче сыйныфларда түгел, ә беренче сыйныфтан башлыйбыз. Бу балалар белән системалы эш", - дип аңлатты ул.

Быел төп дәүләт имтиханын 35 мең 715 сыйныф укучысы тапшырды. Төп этапта бер предмет буенча канәгатьләнерлек нәтиҗә алган 3082 укучы 8 июньнән 2 июльгә кадәр кабат резерв срокларында тапшырдылар. Ике предмет буенча канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләр алган 1025 тугызынчы сыйныф укучысы (яки предметларның берсе буенча кабат) 3-17 сентябрьдә өстәмә чорда имтиханнар тапшырачак. Әлегә алар аттестатсыз кала, дип билгеләде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International