Өч Татарстан югары уку йорты эш эзләү порталы үткәргән тикшерү нигезендә Россиядә иң яхшылар йөзлегенә эләкте.
Казан (Идел буе) федераль университеты рейтингның 8 нче баскычын, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты 34 нче урынны алды. 74 урында Казан илкүләм тикшеренү технология университеты булды.
Дәрәҗә бирү өчен төп параметрлар хезмәт хаклары көтү һәм әлеге югары уку йортларын тәмамлаучыларның саны, шулай ук идарәчеләрнең һәм югары менеджмент вәкилләренең өлеше һәм саны тиешле югары уку йорты дипломы белән дәгъвалаучыларның гомуми саныннан булган.
Тикшеренүдә Мәскәү һәм хәрби вузлар исәпкә алынмаган.