Республиканың яшь геологлар арасындагы ачык кыр олимпиадасы тәмамланды.
Ярышта барлыгы Татарстанның төрле почмагыннан җыелган 290 бала катнашты. Араларында Кырым, Казахстан Республикасыннан килгән яшь геологлар да бар иде. Бәйгедә катнашучылар төрле катлаулар сынаулар узды. Команда зачетында Әлмәтнең “Девон” командасы җиңү яулады. Икенче урын Казан, өченче урын Түбән Кама командаларында. Олимпиада нәтиҗәләре буенча X Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашу өчен Татарстанның җыелма командасы тупланачак. Бөтенроссия олимпиадасы Төмәндә 30 июльдән 10 августка кадәр узачак.