Татарстанда дәүләт программасы буенча ел ахырына кадәр 213 мәгариф учреждениесе ремонтланачак

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында ел ахырына кадәр 213 мәгариф объекты ремонтланачак. Ел уртасына программаны үтәү күләме 56% дип бәяләнә. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Әлеге программаны гамәлгә ашыруга 2 млрд сум бүлеп бирелгән, диде министр.

Агымдагы елда 49 балалар бакчасы, 33 мәктәп, мәктәпләрдә 116 функциональ зона, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 5 тулай торагы, 4 ресурс үзәге һәм башка объектлар капиталь төзекләндерелергә тиеш.

Моннан тыш, мәктәпләрдә кайнар туклану оештыру программасы беренче мәртәбә гамәлгә ашырыла. Аңа 198 объект кертелгән, дип ассызыклады Айзатуллин.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында республика премьер-министры Алексей Песошин катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International