Мәскәүдә яшәүче һәм эшләүче РФ гомуми белем бирү хезмәткәре, татар теле укытучысы Ләлә Сәитованы «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләделәр.
Семинарда милли белем бирү кураторлары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашында татар телен өйрәнү белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин педагогка тантаналы рәвештә мактаулы билге тапшырды.
Өч көнлек семинар мәгариф өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлеккә багышланган иде. Анда укыту татар телендә алып барыла торган мәгариф оешмалары җитәкчеләре, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.