1 сентябрьгә Казанның 126 нчы балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнәчәк, мәгариф учреждениесе яңадан үз эшен башлаячак.
Бина Мәскәү районында - Тунаков ур., 53 адресы буенча урнашкан. Казан мэры Илсур Метшин балалар бакчасын төзекләндерү эшләре барышын бәяләде.
«Быел капиталь ремонт программасы буенча 15 мәктәпкәчә учреждение яңартыла, - дип сөйләде шәһәр башлыгы. - Бу 2 меңгә якын бала тәрбияләнә торган шартлар яхшырачак дигәнне аңлата. Балаларның яңартылган төркем бүлмәләре, төшке аш зоналары, медицина кабинетлары һәм, әлбәттә, күңел ачу территорияләре барлыкка киләчәк ".
Метшин шулай ук 2010 ел башыннан 66 балалар бакчасы тәртипкә китерелгәнен искәртте, әмма эш әле тәмамланмаган.
«Яшь казанлылар өчен уңайлы шартлар тудыру бик мөһим», - дип ассызыклады мэр.
Катнаш төрдәге 126 нчы балалар бакчасы берьюлы ике адрес буенча урнашкан: Восстание ур., 44а, Тунаков ур., 53а. Капиталь ремонт тәмамланганнан соң, элеккеге кебек үк, мәйданы 455,2 кв.м булган ике катлы бинада 60 тәрбияләнүчегә исәпләнгән 3 төркем эшләячәк.
Бакчада шулай ук мәгърифәтнең полилингваль моделе принцибын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта капремонт 25%ка үтәлгән. Хәзер белгечләр демонтаж эшләрен башкаралар, түбәне сүтәләр, шулай укидәнгә бетон җәяләр һәм фасадны җылыту белән шөгыльләнәләр. Тузган коммуникацияләрне алмаштырырга һәм вентиляция проблемасын хәл итәргә планлаштырыла. Барлыгы бинаны төзекләндерүгә 47,3 млн сумга якын акча бүленгән.