Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вузларга кабул итү тәртибенә үзгәрешләр керү турында боерык проектын эшләде.
Ни өчен яңа редакция кирәк булды? Рәсми документлар буенча кабул итү тәртибе бер елдан да азрак элек кабул ителде.
- 2021 елгы кабул итү кампаниясенең үзенчәлеге абитуриентларның да, вузларның да мөмкинлекләрен киңәйтүгә юнәлгән иде, - дип аңлаттылар Мәгариф һәм фән министрлыгында. - Кертелгән үзгәрешләр вузларга санитар-эпидемиологик хәлнең начарлануы шартларында "Поступи онлайн" суперсервисы аша онлайн-форматта абитуриентлардан документларны кабул итәргә мөмкинлек бирде. Кабул итү кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләре буенча аңлашыла: кабул итүне оптимальләштерү кирәк.
Шуңа күрә тәкъдимнәрнең берсе - "Поступление в вуз онлайн" суперсервисы аша кабул итү турында гариза биргәндә абитуриентларга алдагы белем турындагы документның сканын кулланмаска, ягъни абитуриент вузның кабул итү комиссиясенә укырга кабул итү турындагы гаризаны гына җибәрә ала.
Әгәр дә боерык проекты хупланса, нормалар 2022/2023 уку елыннан эшли башлаячак.