РФ президенты Владимир Путин хөкүмәткә өч ел эчендә урта белем бирү учреждениеләре үсешенә 30 млрд сум бүлеп бирергә кушты. Бу хакта Кремль сайтында басылган йөкләмәләр исемлегендә әйтелә.
"Министрлар Кабинетына федераль бюджеттан, әлеге оешмаларның матди-техник базасын яңартуны да кертеп, урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын үстерү чараларын гамәлгә ашыруга 30 млрд сумнан да ким булмаган күләмдә (2024 елга кадәр) өстәмә бюджет ассигнованиеләре бүлеп бирүне тәэмин итәргә кирәк", - диелә материалларда.
Аларда сүз шулай ук педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән җитештерү белеме осталарының квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү, һәм РФ субъектларының башкарма хакимияте органнары белән берлектә әлеге чараларны гамәлгә ашыру турында бара, дип өсти.
Бу мәсьәлә буенча докладны 1 сентябрьгә кадәр тапшырырга кирәк, ә аннары елына бер тапкыр кабатларга.