Утырышны ачып, Владимир Путин мәгариф өлкәсендәге эш нәтиҗәләрен, җиде миллионнан артык кече сыйныф укучылары өчен бушлай туклану оештыру, дөнья стандартлары буенча мең ярым көллият һәм техникумнарны җиһазлау кебек нәтиҗәләрен билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, якындагы биш елда шулай ук мәктәпләрдә, барыннан да элек, авылларда һәм зур булмаган торак пунктларда капиталь ремонт үткәрергә кирәк.
"Квалификацияле кадрлар әзерләү, тизләтелгән фәнни, технологик үсеш кебек үк, милли көн тәртибенең мөһим өлешенә әверелде", - диде дәүләт башлыгы.
Милли үсеш максатларын гамәлгә ашыру өчен Хөкүмәт әзерләгән 42 яңа стратегик инициатива турында сөйләгәндә, Михаил Мишустин эшче һөнәрләренең популярлыгын күтәрүнең, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә яшь кешеләрнең компетенцияләрен үстерүнең мөһимлеген ассызыклады.
"Якынча 200 һөнәр һәм белгечлек буенча әзерлек программаларын тупларга кирәк. Яшь кешеләрнең мәгълүмати технологияләр өлкәсендә югары компетенцияләре булсын өчен, без мәктәпләрдә программалаштыру курсларын һәм университетларда цифрлы кафедраларны кертергә планлаштырабыз ", - дип белдерде ул.
Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, әзерләнгән стратегик инициативалар илнең социаль-икътисадый үсешенә, россиялеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәчәк. Әлеге инициативаларны гамәлгә ашыруның гомуми бәясе якындагы өч ел ярым вакытка 4,6 триллион сум тәшкил итәчәк. Акчаларның төп өлеше - инде булган бюджет ресурслары, хосусый инвесторлар, дәүләт компанияләре һәм үсеш институтлары акчалары.