Укучыларга программалаштыру телен бушлай өйрәнергә тәкъдим итәчәкләр

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Өлкән сыйныф укучыларына ике еллык укытуны бушка үткәрергә тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Стратегик үсеш һәм милли проектлар советы утырышында хәбәр итте.

"Хөкүмәтнең IT-өлкәсендә яңа инициативаларына аерым тукталасым килә. Өлкән сыйныф укучыларына заманча телләрне бушлай укыту мөмкинлеген бирәчәкбез", - диде ул.

Вице-премьер бу бик мөһим инициатива, дип өстәде, чөнки нәкъ менә шушы яшьтә укучылар булачак һөнәрне сайлый.

Аның сүзләренчә, инициатива вуз студентларына да кагыла. Алар өчен цифрлы кафедралар булдырылачак, анда бер яки ике ел дәвамында алар өстәмә IT-белгечлек алачак. Шулай ук быел хөкүмәт эре компанияләр белән партнерлыкта алдынгы инженерлык мәктәпләре булдыру инициативасын башлап җибәрәчәк, бу инженер кадрларын әзерләүне тамырдан үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләде Чернышенко. Моннан тыш, университетның технологик эшкуарлыгы платформасы җибәрелә, ул яшьләрне үз идеяләрен, эшләнмәләрен алга җибәрүгә, конкрет продуктлар, базар өчен чишелешләр булдыруга җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Аның кысаларында студентлар өчен стартап-студияләр, акселераторлар ачылачак, уку вакытында шундый стартаплар булдыруга грантлар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International