ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан 2021 елның 28 июлендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын тормышка ашыруга йомгак ясау мәсьәләсе буенча Иҗтимагый совет утырышы уздырыла.
Үткәрү көне - 2021 елның 28 июле.
Үткәрү вакыты - 15:00.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле буенча проекты гамәлгә ашырыла.
Элегрәк проект кысаларында халык экспертлар белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен 2021 елга бурычлар формалаштырган иде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы бурычларын сайлау буенча онлайн-сораштыруда 7 меңнән артык кеше катнашты.
Искәрмә:
Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүче гражданнар Иҗтимагый совет утырышында катнашучының теркәү формасын һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгын тутырырга тиеш. Мәгълүматларны 2021 елның 26 июленә кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк: Mon.OrgOtdel@tatar.ru