Мәгариф министрлыгында Россиядә җәйге савыктыру кампаниясе штатлы рәвештә бара дип белдерделәр

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Россиядә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе штатлы рәвештә бара, балалар арасында COVID-19 авыруы санаулы гына. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов мәгариф системасын камилләштерүгә багышланган Иҗтимагый палатадагы тыңлауларда хәбәр итте.

"Җәйге савыктыру кампаниясе штат режимында бара, ул безнең даими контрольдә тора. Әйе, ковид белән авыру очраклары бар, тик бу куркыныч түгел, чөнки без шундук тиешле чарасын күрәбез. Җәйге савыктыру кампаниясе уңышлы гына тәмамланыр дип ышанабыз", - диде Кравцов.

Аның сүзләренчә, Мәгариф министрлыгы вәзгыятьне башка ведомстволар белән берлектә контрольдә тота. "Даими рәвештә бу хәл сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор белән бергә контрольдә тота", - дип ассызыклады ул.

Элегрәк Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2021 елда җәйге каникулларда ял итү һәм сәламәтләндерү өчен якынча 7 млн бала җәлеп ителәчәк. Бу 2019 елга караганда күбрәк, ул вакытта аларның гомуми саны 5,7 млн тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International