2022 елның 1 сентябреннән урта һөнәри белем бирү оешмаларының 150 мең студенты профессионалитет программалары буенча белем ала алачак, беренче чиратта бу металлургия, фармацевтика, нефть химиясе сәнәгате һәм транспорт кебек өлкәләрдә төп эшче белгечлекләренә кагылачак. Бу хакта вице-премьер Татьяна Голикова сөйләде.
«Тармакларның теге яки бу һөнәрләргә һәм яшь белгечләргә булган ихтыяҗлары нигезендә бу әзерлекне үткәрәчәкбез. Бу 2022 елның 1 сентябреннән старт ала. Беренче булып укырга керучеләр150 мең кеше булыр дип уйлыйбыз, алар яңартылган һөнәри-техник училищеларга барачак ", - дип билгеләде ул.
Вице-премьер ачыклаганча, хәзерге вакытта Россиядә 3611 профтехучилище эшли, аларда якынча 3,3 миллион студент белем ала, шуларның 2,2 миллионы - бюджет нигезендә.
Татьяна Голикова идарә системасын булдыруның мөһимлеге турында искәртте, анда гамәлгә куючыларның берсе бизнес һәм дәүләт булырга тиеш, шулай итеп, теге яки бу тармакка белгечләрне җәлеп итү турындагы карар бергә кабул ителергә тиеш.