Педагогик кадрларны максатчан укытуга абитуриентлар җыю барышы турында

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

26 июльдә ВКС режимында Татарстан мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары белән педагогик кадрларны максатчан укытуга абитуриентлар җыю буенча киңәшмә узды. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин рәислек итте.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны педагог кадрларны максатчан укытуга абитуриентлар җыелмасы барышы белән таныштырды. Максатчан уку шартнамәсенең мәҗбүри шартлары, максатчан уку турында шартнамәне рәсмиләштерү турында сөйләде. Андрей Поминов күптелле белем бирү даирәсендә эшләү өчен педагог кадрлар әзерләүнең төбәк проектына төп басым ясады.

2021 елның 25 июленә булган мәгълүматларга караганда, көндезге формага 187 кеше гариза биргән. Документларны бирү 29 июльдә тәмамлана.

Әлеге проектта актив катнашучылар булып Арча, Балтач, Буа, Кайбыч, Саба, Теләче муниципаль районнары тора.

Педагогик кадрларга ихтыяҗ булуга карамастан, берничә ел рәттән Югары Ослан һәм Аксубай районнары әлеге проектта катнашу өчен бер генә гариза да бирмиләр.

Йомгаклар августта кабул итү кампаниясе тәмамлангач ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International