«Ростелеком» Россия Федерациясенең 85 субъектында 2021 елның 31 маеннан 17 июленә кадәр узган Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) видеокүзәтү системасы эшенә нәтиҗә ясады. БДИның төп һәм өстәмә чорларын берөзлексез онлайн-трансляцияләүне 109 859 камера тәэмин иткән.
2021 елда БДИ тапшыру өчен 5 213 ППЭ һәм 1 533 аудитория җәлеп ителде, анда имтихан эшләрен кабул итү, эшкәртү һәм тикшерү үткәрелә. Имтиханнар шулай ук чит ил мәгариф оешмаларында бөтен дөнья буйлап 56 илдә илчелекләр, консуллыклар, хәрби частьлар базасында 75 экзамен пукнты оештырылды. Видеокүзәтчелек аудиториянең 99% ын колачлаган. Россиянең иң ерак нокталарында да экзамен бирү пунктларында 156 офлайн-камера урнаштырылган, алардан видеоязма имтихан тәмамланганнан соң ук www.smotriege.ru видеокүзәтү порталына махсус программа тәэмин ителеше ярдәмендә тапшырыла. "Ростелеком" видеокүзәтү системасы ярдәмендә барлыгы 2 807 703 сәгать трансляция алынган.
Дәүләт аттестациясен 15 841 иҗтимагый онлайн-күзәтүче контрольдә тотты, болар: 4 578 федераль һәм 11 263 төбәк. Икенче ел рәттән имтиханнар барышын күзәтергә шулай ук нейросеть кулланып үз-үзеңне тотуны анализлауның махсус эшләнелгән технологиясе - ясалма интеллект ярдәм итте. РФ 17 субъектында "Ростелеком" карары реаль вакыт режимында имтиханнарда шикле активлык күрсәтте һәм күзәтүчене тикшерүгә, ә аннары модераторны раслауга хокук бозулар турында мәгълүмат бирде. Онлайн-режимда ясалма интеллект бер үк вакытта 2 921 аудиториядән видеоагым "карады", ә офлайнда - шул исәптән чит ил ППЭ да урнашкан 37 586 аудиториядән архив видеосы. БДИ уздыру чорында нейрочелтәр 14 000 хокук бозуны ачыклады.