Көллият һәм югары уку йортлары студентлары Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган «Бөек осталар поэмалары» Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашырга чакырыла.
Катнашучыларның яше - 16 яшьтән 35 яшькә кадәр.
Мультимедиа материаллары белән гаризалар 5 сентябрьгә кадәр vfk_mastera@apkpro.ru электрон почтасы аша кабул ителә.
Финалистлар исемлеге Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе сайтында 17 сентябрьдә бастырылачак, конкурска нәтиҗә октябрь аенда Дербент шәһәрендә (Дагъстан Республикасы) ясалачак.