2022 елда «Профессионалитет» программасы көллиятнең якынча 150 мең студентын колачлаячак

2021 елның 28 июле, чәршәмбе

2022 елның 1 сентябреннән Россия Мәгариф министрлыгының «Профессионалитет» программасы старт ала, аның кысаларында урта һөнәри белем бирү оешмаларының якынча 150 мең студенты укый башлаячак. Беренче чиратта сүз металлургия, фармацевтика, нефть химиясе сәнәгате һәм транспорт кебек өлкәләрдә төп эшче белгечлекләре турында бара. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова сөйләде.

«Тармакларның теге яки бу һөнәрләргә һәм яшь белгечләргә булган ихтыяҗларына таянып, бу әзерлекне үткәрәчәкбез. Бу 2022 елның 1 сентябреннән старт ала. Беренче агым 150 мең кеше булыр дип уйлыйбыз, алар инде яңартылган һөнәри-техник училищеларга барачак ", - дип билгеләде ул.

Татьяна Голикова искәрткәнчә, хәзерге вакытта Россиядә 3,6 меңнән артык көллият һәм техникумнар бар, аларда якынча 3,3 миллион студент белем ала, шуларның 2,2 миллионы - бюджет нигезендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International