6 июльдән 22 июльгә кадәр «Витязево» балаларны савыктыру лагере базасында (Краснодар крае, Витязево бистәсе) «Яшь турист» республика профильле сменасы үткәрелде. Сменада 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге туган якны өйрәнү юнәлешендә җиңүчеләр, призерлар һәм ярышларда катнашучылар арасыннан 150 укучы, шулай ук туризм күнекмәләренә өйрәнергә теләгән яшьләр катнашты.
Сменаны оештыручылар: ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Черноморец” республика үзәге, мәктәптән тыш эшләү республика үзәге һәм Кукмара районының “Галактика” балалар иҗаты үзәге.
Сменаның максаты - сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, туристлык эшчәнлеге аша балаларның физик әзерлеген һәм физик үсешен яхшырту.
17 көн дәвамында сменада катнашучылар туризмның техникасы һәм тактикасы турында төп белемнәр, урында ориентлашу, беренче медицина ярдәме күрсәтү, инструкторлык эшчәнлеге турында төп белемнәр белән таныштылар; туризм, спорт ориентлашуы буенча спорт разрядлары алу өчен кирәкле белемнәр, күнекмәләр алдылар.
Күңел ачу программасы кысаларында бию һәм иҗат конкурслары, театр тамашалары, фотосессияләр һ.б. каралган иде. Шулай ук спорт-сәламәтләндерү юнәлешендә дә чаралар узды: спорт туризмы, футбол, волейбол, хәрәкәтчән уеннар һәм күңелле туристик стартлар.