Яр Чаллының 71 нче микрорайонында җирне мәгариф учреждениесе өчен резервлыйлар. Җир кишәрлеген формалаштыру мәсьәләсе гавами тыңлауларда каралачак. Тиешле карарны шәһәр башкарма комитеты каршындагы җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясе бастырды.
Участокның мәйданы 8,2 мең квадрат метр тәшкил итә, ул Планерная һәм Рассветная урамнары киселешендә урнашкан. Документ нигезендә, җирне мәктәпкәчә, башлангыч һәм урта гомуми белем бирү объектлары өчен рөхсәт ителгән.
Участок аукционда урнаштыру өчен формалаштырылачак. Бу мәгариф учреждениесе муниципаль түгел, ә шәхси булачак, һәм үзендә балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп функционалын үтәячәк.