Россия Федерациясе Хөкүмәте колледжларда төркемнәр кураторларына түләүгә акча бүлеп бирү турында күрсәтмәне раслады. Бу максатларга 2021 елда 2,79 млрд сум юнәлдереләчәк.
Кураторлык өчен айлык түләү күләме 5 мең сум тәшкил итә, түләүләр 2021 елның 1 сентябреннән башлана. Мондый түләү үз өстенә өстәмә йөкләнеш алган көллият һәм техникум педагогларына ярдәм итәчәк.
«Бюджетны әзерләгәндә, алдагы өч елга әлеге түләүләргә кирәкле акчаларны алдан исәпләп куячакбыз, алар җиңел булмаган, әмма иң зур хөрмәткә лаек булган бик мөһим эшне башкаралар», - дип белдерде Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин.
Акчалар Хөкүмәтнең резерв фондыннан, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына аларны бүлүне контрольдә тоту һәм 2022 елның 25 февраленә кадәр хисап тоту йөкләнгән.