“Сәләт” форумының йомгаклау сменасы экологиягә багышланган

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

29 июльдән 2 августка кадәр Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә X «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы LEADERS BILER FORUM алтынчы, йомгаклау сменасы була. Ул Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә оештырылачак.

Сменада 1200 активист-бала катнашачак. Программа кысаларында укучыларны төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән, төрле эшчәнлек өлкәләреннән - актерлардан алып SMM-белгечләргә кадәр белем бирү мастер-класслары көтә. 

Россия мәктәп укучылары хәрәкәте проектлары вәкилләре балалар арасында кызыклы һәм мавыктыргыч программалар популярлаштыра, алар активистларга һөнәри юнәлеш бирүдә һәм тормыш максатларын куюда ярдәм итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International