29-31 июльдә Лубян урман-техника көллияте базасында ТР мәктәп урманчылыкларының IV Слеты узачак

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

2021 елның 29 июленнән 31 июленә кадәр Кукмара муниципаль районының Лубян авылында “Лубян урман-техника көллияте” базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының IV Слеты узачак. Чарада 31 мәктәп урманчылыгыннан 93 кеше катнашачак, слет барлыгы 200 кеше җыячак.

Слетның беренче көнендә укучылар “Татарстан урманнарының киләчәге - безнең кулларда” конференциясендә һәм “Визитная карточка” конкурсында катнашачаклар. Конференция барышында укучылар үзләренең “Урман һәм кеше” секцияләре (экология, биология, урманчылык һәм башкалар өлкәсендәге проектлар) һәм “Табигатьне саклау эшчәнлеге” буенча фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итәчәкләр (урман хуҗалыгында экологик хәлне яхшырту, ресурсларны саклау, тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге проектлар һ.б.). Шулай ук “Мәктәп урманчылыклары авылын” ачу планлаштырыла.

Шулай ук бу көнне агачка матур бизәкләр төшерү, табигый материаллардан уенчыклар ясау буенча мастер-класслар һәм “Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыклары эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру”, “Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү” темасына мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм кураторлары өчен түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.

Соңгы көнне, 31 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының IV Слетында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International