Россия Президенты Владимир Путин укучыларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум түләүне 16 августтан 2 августка күчерергә кушты.
Яңа уку елына әзерлек буенча чәршәмбе киңәшмәсендә дәүләт башлыгы "кешеләр, күбрәк вакытлары була торып, ашыкмыйча гына", 1 сентябрьгә әзерләнсеннәр өчен, 6 яшьтән өлкәнрәк булган балаларга бер тапкыр түләнә торган түләүләрне үткәрү турындагы мәсьәләне куйды. Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков үз чиратында хәбәр иткәнчә, техник яктан барысы да 17 млн балага түләүләрне 2 августта ук тормышка ашырырга әзер.
"Әйдәгез шул вакытта эшләячәкбез һәм бу түләүләрне агымдагы елның 2 августыннан, ягъни киләсе дүшәмбедән башлыйбыз", - дип ассызыклады Путин.