Татарстанда мәктәп ашханәләре поварларының хезмәт хакын арттырырга планлаштыралар

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең азык-төлек блогы хезмәткәрләренең хезмәт хакына уңай йогынты ясарга уйлый. 

Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында министрлыкның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында ведомствоның балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Айгөл Кашапова хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта бу мәсьәлә ведомствоның аерым контролендә тора", - дип ассызыклады докладчы.

Әлеге өлкә хезмәткәрләренең хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсе РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар туклану белән тәэмин итүдән соң тагын да актуальләште. Пешекчеләргә йөкләмә сизелерлек үсте, ә аларның хезмәт хакы элеккечә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International