Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә махсуслаштырылган туклануга мохтаҗ балалар өчен ике атналык аерым меню барлыкка киләчәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында министрлыкның максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында ведомствоның балаларга өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Айгөл Кашапова хәбәр итте.
"Аерым меню "Шикәр диабеты" һәм "Целиакия" авырулары булган балалар өчен формалаштырылган (целиакия - генетик яктан организмның глютенны кабул итмәве - прим. Т-и", - дип сөйләде нотыкчы.
Хәзерге вакытта меню килештерүдә тора. Ул яңа уку елы башлануга гомуми белем бирү учреждениеләре ашханәләрендә барлыкка киләчәк.