Татарстанның яшь халкын юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча иҗади конкурста катнашырга чакыралар

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Татарстанда 3 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларны «Светофоров фәне» юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча IV Бөтенроссия декоратив-гамәли сәнгать конкурсында катнашырга чакыралар. Чара "Наташа Едыкина" исемендәге юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү хәйрия фонды тарафыннан үткәрелә һәм балалар катнашында аварияләрне профилактикалауга юнәлдерелгән.

Конкурста һәм иҗади эшләрдә катнашуга гаризалар konkurs@fond-edykina.ru электрон адресы буенча 19 августка кадәр кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International