Сыйныф җитәкчеләре Бөтенроссия форумына волонтерлар җыюны дәвам итә

2021 елның 30 июле, җомга

Сыйныф җитәкчеләре Бөтенроссия форумында катнашу өчен волонтерлар 15 августка кадәр кабул ителәчәк. Гаризаны https://myrosmol.ru/event/70272 сайтында бирергә мөмкин. 

"Сайлап алынган волонтерларның яртысы Россиянең иң яхшы сыйныф җитәкчеләре белән эшләячәк, аларның хәзерге җәмгыятьтә роле бәяләп бетергесез. Волонтерлар үзләрен мәгариф программасы, беркетмә, логистика хезмәтләре, шулай ук форумны оештыручыларга ярдәм хезмәтендә эшләп караячак ", - дип ачыклык кертә форумның матбугат хезмәте.

Чара вакытында волонтерларны ашатуны кабул итүче як тәэмин итә. 

Мәскәүдә яшәү һәм форум уздыру урынына барып җитүне юллама як яисә волонтер үзе мөстәкыйль рәвештә түли.

"Һәр волонтер әһәмиятле, масштаблы һәм интеллектуаль проектта эштән якты тәэсирләр алачак, яңа танышлар һәм Бөтенроссия чарасын оештыручыларның берсе сыйфатында акылга сыймаслык тәҗрибә", - дип шәрехли оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International