ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары укучыларга лидерның роле һәм сыйфаты турында сөйләде

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев Leaders Biler Forum форумында катнашучы мәктәп укучылары белән очрашу үткәрде. Чараның төп темасы лидерлык сыйфатларын үстерү һәм командада лидерның ролен билгеләү булды.

Терентьев укучыларга лидерның нинди булырга тиешлеген һәм үзендә кирәкле сыйфатларны ничек үстерергә тиешлеген сөйләде, аның команда эшендә ролен аңлатты. Укучыларны спикерның шәхесе, аның уңыш тарихы да кызыксындырды. 

«Яшьләр белән очрашулар һәрвакыт яңа көч өсти, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары. - Балаларның күп беләсе килә, кызыксыну бар. Алар лидерлыкка кагылышлы сораулар бирделәр, шәхси осталык белән кызыксындылар. Монда уйлаучылар, аң йөртүчеләр җыелган. Аларда безнең киләчәгебез. Аларның киләчәк траекториясен төгәл билгеләүләре бик мөһим: кайда укырга, кем булырга, нинди принципларга иярергә".

Форумда Татарстанның барлык районнарыннан, шулай ук Россиянең 17 төбәгеннән 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге меңнән артык активист катнашты. 

Дүрт ел дәвамында Татарстан Республикасы мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте «Сәләт» яшьләр оешмасы белән берлектә ачык сменалар үткәрә, алар республика гына түгел, Россия Федерациясе мәктәп үзидарәсе лидерларын җыя. Уртача бер елда Leaders Biler Forum да 1200гә якын активист катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International