Кравцов мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы буенча документларны 1 октябрьгә кадәр әзерләячәкләрен әйтте

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау өчен проект-смета документлары 1 октябрьгә кадәр әзерләнәчәк, бу аларны төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру срокларын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта шимбә көнне РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов "Россия-1" телеканалына биргән интервьюсында белдерде.

"1 октябрьгә кадәр проект-смета документлары эшләнәчәк, алар безгә капиталь ремонт (мәктәпләр) үткәрү темпларын арттырырга ярдәм итәчәк", - диде ул.

"Финансларга килгәндә: Финанс министрлыгына тиешле йөкләмәләр бирелде, бездә 22-24 елларга бюджет проекты бар", - дип өстәде Кравцов.

"Без, һичшиксез, президент йөкләмәсен һәм ул куйган срокларны үтәячәкбез", - дип билгеләп үтте Мәгариф министрлыгы башлыгы.

Кравцов, барыннан да бигрәк, ремонтка Төньяк Кавказ һәм Ерак Көнчыгыш федераль округлары мәктәпләре мохтаҗ, дип өстәде. "Без һәр төбәк белән бу мәсьәләне җентекләп хәл итәчәкбез, хезмәттәшләребезгә ярдәм итәчәкбез, һәм бу эшкә без, балалар ремонттан соң мәктәп нинди булырга тиешлеге турында үз теләкләрен җиткерә алсын өчен, мәктәп укучыларын да җәлеп итәчәкбез", - дип ассызыклады министр.

РФ президенты Владимир Путин указы нигезендә, 2026 елга кадәр мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасын әзерләргә кирәк. Дәүләт башлыгы элегрәк билгеләп үткәнчә, Россиядә мәктәпләрнең якынча 10% капиталь ремонт таләп итә, ә 1% ы авария хәлендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International