Минзәлә интернат-мәктәбе хезмәткәрләре «ИнваПрофи» һөнәри казанышлар конкурсында катнаштылар.
Бөтенроссия конкурсының республика этабы ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан оештырылды. Конкурс инвалидлар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен мәгариф-тернәкләндерү оешмалары хезмәткәрләре арасында уздырыла.
Ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Минзәлә интернат-мәктәбен конкурсның республика этабында 3 педагог тәкъдим итте. Конкурста катнашучыларга визит карточкасын әзерләргә һәм жюри әгъзаларына эш программаларын, шулай ук видеодәресләрне тәкъдим итәргә кирәк иде.
Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча интернат-мәктәпнең педагог-психологы Елена Назарова “Социаль-психологик озату” номинациясендә төбәк этабында җиңүче булды. Хәзер аңа бөтенроссия конкурсында катнашырга туры киләчәк.