Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов инициативасы белән БДБ илләренең дүрт мәгариф министры киңәшмәсе узды. Утырышта шулай ук Таҗикстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Сайдали Имомзода, Кыргызстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Болотбек Купешев, Үзбәкстан Республикасы халык мәгарифе министры Шерзод Шерматов катнашты.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә БДБ илләрендә рус телен өйрәнүгә ярдәм итүне көчәйтергә йөкләде.
Очрашу барышында министрлар рус телен өйрәнүгә һәм укытуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән гуманитар проектларны үстерү перспективалары, шулай ук Таҗикстанда, Кыргызстанда һәм Үзбәкстанда рус телендә белем бирүнең сыйфатын арттыру турында фикер алыштылар.