"Сыйныф эше" VIII республика массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында катнашу өчен эшләр кабул итү дәвам итә

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында Мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктырту буенча "Сыйныф эше!" дип аталган бәйге игълан итә.  

Конкурста катнашу өчен массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар чакырыла.

Конкурста катнашуның төп шартлары булып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән үсешенең юнәлешләрен кызыклы һәм объектив яктырту, шулай ук конкурс материалларына куелган таләпләргә туры килү тора.

Конкурсның жюри составына мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, медиакоммуникацияләр һәм иҗтимагый элемтәләр өлкәсендәге белгечләр һ. б. керә.

Конкурска бирелә торган материаллар 2021 елның 1 гыйнварыннан 10 декабренә кадәр басылып чыгарга яки эфирда урнаштырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International