ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2014 ел
җомга
Соңгы көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны театрларга, музейларга алып барыр өчен акча җыюны тыя дигән язмалар урын алды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  2014 елның 7 октябреннән  муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча һәм башка матди байлыклар җыюны тыю хакында тәкъдим белән РТ Премьер-министры урынбасары -  мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган хат җибәргән иде.
Агымдагы елның март аенда башланган «ИТ-чемпион» республикакүләм конкурсы дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә конкурска 110 мең бала кушылган.
Аларның логиннары uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы 125 мең шәхси кабинетта сакланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International