Энгель Фәттахов: Мәктәпләрдә акча җыюга каршы көрәшне тиешле органнар белән берлектә системалы рәвештә алып барачакбыз

2014 елның 7 ноябре, җомга

Соңгы көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны театрларга, музейларга алып барыр өчен акча җыюны тыя дигән язмалар урын алды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы  2014 елның 7 октябреннән  муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча һәм башка матди байлыклар җыюны тыю хакында тәкъдим белән РТ Премьер-министры урынбасары -  мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган хат җибәргән иде. Министр сүзләре буенча, республика бюджетыннан мәгариф системасына тиешле дәрәҗәдә акча бүлеп бирелә. Республикабызда мәктәпләрдә һәм балалалар бакчаларында акча җыю бөтенләй булмаган районнар да бар. Шулай да биредә уку-укыту процессы, балалар өчен шартлар да тиешле дәрәҗәдә булдырылган. Ата-аналардан җыйган күпмедер акча белән генә мәктәп проблемасын хәл итеп бетерә алмаячакбыз, дип ассызыклый Энгель Фәттахов.   “Без ата-аналардан акча җыюга катгый рәвештә каршы.  Һәм бу юнәлештә эшне тиешле органнар белән берлектә системалы рәвештә алып барачакбыз”,- дип ассызыклый ул. Мәктәпләрдә уку әсбаплары өчен акча җыю мәсьәләсе бүгенге көндә хәл ителгән инде, укучыларны әсбаплар белән тәэмин итү тәртипкә салынган.  Моңа кадәр һәр уку елы башында министрлыкка ата-аналардан бу хакта күпләп мөрәҗәгатьләр килсә, агымдагы елда мондый мөрәҗәгатьләр саны күпкә кимегән.   Бары тик  Әлмәт муниципаль районыннан берничә мөрәҗәгать кабул ителгән.  Тик әлеге мәсьәләгә инде ачыклык кертелгән.  Шулай да кайбер районнардан башка максатлар белән ата-аналардан акча җыю хакында мөрәҗәгатьләр әле дә килә. Муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләренә тәкъдим хаты да  әлеге проблеманы тамырдан юк итү максатыннан җибәрелгән. “Безнең тарафтан  бер генә мәктәпкә дә, мәгариф идарәсенә дә балаларны оешкан төстә театрларга, концертларга, кургәзмәләргә алып баруны тыю хакында хат булмады. Бу күп районнарда мәгариф идарәләренең эшләнеп бетермәгән эше. Шуңа күрә дә моны вакытлыча күренеш дип әйтәсе килә.  Без әлеге мәсьәлә өстендә эшлибез”, - диде бу хакта Энгель Фәттахов. Шушы көннәрдә Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрнең мәгариф идарәләре өчен тиешле регламент әзерләячәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International