WorldSkills Russia һөнәри осталык төбәк чемпионаты Казан радиомеханика көллиятендә старт алды. Ике компетенция буенча ярышларны ачу тантанасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Азнакай районында “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәкләре төзелгән гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен республика семинары кысаларында 2019, 2020, 2021 еллар үзәкләренең эш тәҗрибәсен тәкъдир итү оештырылды.
17 декабрьдә Болгарда П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе базасында кадет мәктәпләре һәм кадет интернатлары арасында “Казаклык Россия Федерациясе хезмәтендә” темасына республика семинары узачак.
1 декабрьдә Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов җитәкчелегендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы дәүләт оешмалары җитәкчеләрен аттестацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Мәскәү шәһәренең «Самбо-70» спорт һәм мәгариф үзәгендә Мәгариф министрлыгы һәм Спорт министрлыгы җитәкчеләре катнашында киңәшмә кысаларында балалар-яшүсмерләр спортын үстерү программасын анонсладылар. Программа, барыннан да элек, «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ачыла торган белем бирү инфраструктурасы һәм мөмкинлекләр үсешенә таяна.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Билгесез Солдат көненә багышланган акция үткәрә.
Татарстан Республикасы студентлары һәм яшь белгечләре ИКТ өлкәсендә «IT-Планета 2020/21» (world-it-planet.org) XIII Халыкара эш бирүчеләр олимпиадасы финалында призлы урыннарны яуладылар.
Лекцияләргә Россия һәм чит илләрнең эре компанияләре, дәүләт корпорацияләре вәкилләре чакырыла.
ВДНХга «Техноград» инновацион-мәгариф комплексы укучыларны, студентларны һәм аларның ата-аналарын «Сәнәгать робототехникасына өйрәтүдә инновацион технологияләр» халыкара онлайн-конференциясенә чакыра.
“Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексында 27 - 28 ноябрьдә 58 укучы катнашында Татарстанның VII республика химия турниры узды. Ярышларда Казан, Азнакай, Әлмәт, Апас, Зәй, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Питрәч, Тәтеш, Чистай районнарыннан 10 команда катнашты.